10 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов һәм Фәрит Мөхәммәтшин «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең премьерасында булдылар
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең премьерасы булды. Спектакльне беренчеләрдән булып караучылар арасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм хатыны Луиза Акрам кызы да бар иде.
-
Яңалыклар
Республикада барлык медицина оешмаларын цифрлы электрокардиографларга күчерү планлаштырыла
Быел Татарстанда барлык медицина оешмаларын цифрлы электрокардиографларга күчерү планлаштырыла. Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова бу хакта Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында әйткән иде.
-
Яңалыклар
Россиядә 11-12 апрельдә «Пасха килешүе» игълан ителде
РФ Кораллы көчләренең Югары башкомандующие карары белән якынлашып килүче православие бәйрәме Пасха уңаеннан 2026 елның 11 апрелендә 16:00 сәгатьтән 12 апрелендә көн азагына кадәр килешү игълан ителде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан синоптиклары һава торышы начараюы турында кисәтә
Бүген, 10 апрельдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.